Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында изге Рамазан ае

    --, 12 май 2019 - 09:35
    132
    0
    0

    Аксубай районы мөселманнары изге рамазан аенда күбрәк савап эшләп калырга ашыга.

     Барлык мәчетләрдә диярлек рамазан аеның беренче көненнән үк ифтар(авыз ачу) мәҗлесләре үтә. Ошбу мәҗлесләрне оештырырга авыл халкы, авыл советы җитәкчеләре, АсуАгро кебек инвесторлар ярдәм итә. Аллаһ Тәгалә аларга Үзенең рәхмәтләрен бирсен. Районның барлык мәчетләрендә имамнар тарафыннан вәгазь кичәләре уза, вәгазь белән беррәттән имамнар халыкны мөфтият тарафыннан чыгарылган нигезләмәләр белән таныштыра.  24 май көнне район җитәкчесе Камил Камал улы тарафыннан оештырылган район ифтары узачак.

    Район ифтарына Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килер дип көтелә. Көннең эссе булуы ураза тотучыларга киртә булып тормый. Чөнки рамазан аенда ураза тотмый калдырган көннең сәвабын ел буе тоткан ураза да әҗерен кайтара алмый. Барыбызга да шушы изге рамазан аеның һәрбер көненең шатлыгын күреп, уразасын тотып калган уразаларыбызны да тотып бетерергә исәнлек саулык бирсен, әмин. Барыгызны да изге Рамазан айлары белән! 

    Равил хәзрәт Зөфәров, 

    ТР Мөфтие киңәшчесе, көньяк төбәге казые,

    Аксубай районы имам-мөхтәсибе.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: