Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ак халатлы кешеләргә!

    --, 16 июнь 2019 - 07:23
    144
    0
    0

    Бүген Аксубай медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Табибләргә, шәфкать туташларына, фельдшерларга, кече медицина персоналына кешеләр үзләренең һәм якыннарының сәламәтлекләрен ышандыралар. Медицина берләшмәсе, кешеләр гомере өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, үзләре сайлаган хезмәтне гомерлек һөнәр дип кабул итеп,  битарафлыкка юл куймыйлар.

    Медицина хезмәткәрләре  һөнәрләренә тугры көрәштәшләр:  алар ял һәм бәйрәм көннәрендә дә шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, авырулар янына ашыгалар, ягымлы сүзләре, елмаюлары белән дә аларга сихәт бирәләр. Ак халатлы фәрештәләр авыруларга  сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, чын могҗиза кылалар.

    Кеше гомере сагында торган  медицина хезмәткәрләренә һөнәри тугрылыклары өчен зур рәхмәт. Алар үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны тоеп, якташларының  сәламәтлекләрен кайгыртып, Аксубай районының уңышлы киләчәгенә нигез салалар.

    Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек һәм иминлек телим!

    Камил Гилманов, 
    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: