2022 ел чыгарылыш укучыларына!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм!
Самими балачак артта калды. Алда сезне яңа үрләр, сынаулар көтә. Сезнең алда яңа юллар ачыла. Мәктәптә уку елларында сез бәяләп бетергесез белем тупладыгыз. Аларны дөрес кулланыгыз һәм ул чакта, сез куелган максатларыгызга ирешәчәксез, үз һөнәрегездә искиткеч белгечләр булачаксыз. Авырлыклардан курыкмагыз. Нәкъ менә алар холыкны чыныктыра. Һәркем үз сәләтен, үз юлын тапсын. Сезгә уңышлар телим!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев